+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
20 декабрь 2023, 11:05

Бүләк тормышка йогынты ясый ала!

Яңа ел якынлаша. Кемдер бүләк сайлый, кемдер бүләк көтә. Һәр бүләкнең ниндидер сере, яшерен мәгънәсе бар икәнен беләсезме?  

Бүләк тормышка йогынты ясый ала!
Бүләк тормышка йогынты ясый ала!

Хәтта бүләк итүче үзе бу хакта уйланмаса да, аның бүләгенең кеше тормышына ниндидер йогынты ясавы мөмкин.

Кәнфит бүләк иттеләрме? Бик яхшы. Байлык һәм татлы тормыш көтә үзегезне.
Шоколад — власть һәм мәхәббәт символы. Шокалад бүләк иткән кешегә бүләк алучы тартыла башлый икән...

Шәм — тормыш, белем, караңгылык белән көрәшне аңлата. Бүләккә шәм алсагыз, тормышыгызга өмет килер.
Хушбуй явызлыктан саклый һәм мәхәббәтка ишарәли. Мондый бүләк рәхәт, бай тормыш вәгъдә итә.

Бияләй һәм перчаткалар — җылылык һәм яклау символы. Аны бүләк иткән кеше сезне ярата һәм сакларга, якларга тели.
Чынаяк — сәламәтлеккә һәм җитешлеккә. Тормышыгых “тулы чынаяктай” булырга тиеш.

Бизәнгеч яисә акча — бик яхшы бүләк! Тормыш энергиясе, власть, байлык билгесе.

Ә менә эчемлек бүләк итүчене аңлавы авыррак. Бер яктан, ул тормыш мәгънәсен аңлау, муллык белән чагыштырылса, икенче яктан мәкерле уйларны аңлатырга мөмкин.

Тастымал — чисталык, якланганлык билгесе. Караңгы көннәрегез артта калачак, якты матур көннәр киләчәк!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: