+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
20 декабрь 2023, 12:00

Дөрес бизәлгән чыршы бәхет китерә!

Елның төп бәйрәменә аз вакыт калып бара. Тиздән чыршы бизибез! Ә аны дөрес бизи беләсезме? Яңа елда бәхет теләсәсгез, кайбер уенчыкларны чыршыга элмәү хәерле икән.  

Дөрес бизәлгән чыршы бәхет китерә!
Дөрес бизәлгән чыршы бәхет китерә!

Тонык төсле уенчыклар бик матур булырга мөмкин. Ләкин аларны элмәгез. Алар негатив китерә. Ә менә ялтыр-йолтыр килеп торган, көзгедәй тирә-якны чагылдырган уенчыклар барлык негативны “йота”. Ялтырап торган пыяла уенчыклар өйне яхшы, чиста энергия белән тулыландыра, бәйрәм төсе бирә.

Уенчыклар караңгы төстә дә булмасын. Чыршы чагу, якты төсле шарлар, уенчыклар белән бизәгез.

Һәркемнең бәләкәй чагыннан яраткан, бик күп еллар чыршыга эленеп килгән уенчыгы бардыр. Бик яхшы. Ләкин ул яхшы сакландымы? Әгәр яраткан уенчыгыгыз чатнаган, таушалган, бераз ватыла-кителә башлаган икән, аны ике дә уйламый ташлагыз. Мондый уенчыкны Яңа ел чыршысына элү хәерлегә түгел.

Чыршыны бизәгәндә нинди ел киләсен дә онытмагыз. Төсләр ел хуҗасына ошамый торган булмасын.
Хәерле ел килсен!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: