Кытай астрологиясе буенча, Аждаһа — зирәк ел хуҗасы. Ул кешегә бик күп шатлык китерергә мөмкин. Ә яшел — гадилек, халыкчанлык төсе. Шуңа күрә яшел агач Аждаһа елы гади халыкка бик мәрхәмәтле булачак, дип фаразлыйлар. Киләсе елдан күп күңелле үзгәрешләр, очрашулар, проблемалар-ның хәл ителүен көтегез!
Аждаһа елында уңышны ничек җәлеп итәргә? 2024 ел стихиясе — агач. Шуңа монда фантазиягә урын күп. Кечкенә декоратив агачлар алырга, агач, яфрак рәвешендәге бизәнгечләр бүләк итәргә була. Һәрберебезнең агач кебек “үсеп” китәргә дә мөмкинлеге бар!
Аждаһа балкырга ярата. Шуңа Яңа елны күңелле итеп каршыларга кирәк. Кафега, кунакка бару да хуплана. Үз өегездә дә каршылау яхшы. Аждаһаның яраткан төсләре — кызыл һәм алтынсыман. Киемегездә бу төсләрнең берсе булсын. Яшел төс тә уңыш китерәчәк. Өегезне ялтыравык матур уенчыклар, шарлар, тасмалар, гирляндалар белән дә бизәргә онытмагыз. Аждаһа уенчыгы яисә ул сурәтләнгән өстәл япмасы, тастымал, чынаяк кебек нәрсәләр турында да онытмагыз.
Ничек каршыларга?
Өстәлгә ак яисә кызыл япма җәегез. Шәмнәр һәм декоратив элементлар турында онытмагыз. Матур салфеткалар куегыз. Өстәл, игътибарны җәлеп итеп, “чакырып” торырга тиеш.
Быел сыйлар бик тәмле һәм юмарт булырга тиеш. Кытайда аждаһа — императорларга якын зат. Аны лаеклы каршыларга кирәк. Өстәлдә кимендә унике төрле ризык булырга тиеш! Аш, дөгеле ризыклар, яшел чәй, әфлисун, мандарин, хөрмә кебек “алтын төсле” җимешләр булсын. Аждаһа ит тә, балык та, үсемлекләр дә ярата. Шуңа күрә нәрсә әзерләсәгез дә ел хуҗасы шат булыр. Иң мөһиме — сыйларыгыз бик тәмле, матур итеп куелган булсын.
Нәрсә көтәргә?
Аждаһа безгә уңыш, алга китеш, “чәчәк ату” алып килергә тиеш, дип ышандыра астрология белгечләре. Үз-үзенә ышанучы һәм максатларын ачык белүче кешеләр уңышка ирешәчәк. Шуңа күрә икеләнүләрне, шик-шөбһәләрне җиңәргә кирәк. Ләкин “нахал” булырга да кирәкми. Аждаһа аларны өнәми. Киләчәккә төгәл планыгыз булсын.
Киләсе ел — яшел агач Аждаһа елы. Ә яшел төс барлык дөнья мәдәниятендә тынычлык, яңару, үсеш белән ассоциацияләнә. Яңа елда безне кызыклы һәм яхшы вакыйгалар көтә. Кемнедер — карьера үсеше, икенче берәүне — күптән көт-кән сабые дөньяга килү, өченчеләрне икътисади үсеш, мөнәсәбәтләр яхшыру һәм башкалар.
Ләкин Аждаһаның куркыныч булырга да мөмкин икәнен онытмагыз. Аны ачуландырып, төрле афералар белән бәйләнмәгез. Астрологлар билгеләвенчә, агач Аждаһа — тынычлык яратучы зат. Ул яңалыкларга җайлашырга һәм тетрәнүләрне урап узарга ярдәм итәргә тиеш.
Нинди төсләргә өстенлек бирергә?
Кытайда йолдызнамә белгечләре Аждаһа елын алтынсу, көмешсыман, аксыл соры төсләрдә каршылау уңышлы, дип ышана.
Әлбәттә, яшел агач Аждаһа елында яшел төс — төсләр патшасы. Ләкин үзләре Аждаһа елында туганнарга бу төс киңәш ителми. Ул уңыш китермәскә мөмкин. Аждаһа кызыл төсне дә бик ярата, онытмагыз!
Тик аның яратмаган төсләре дә бар икән. Алар — зәңгәр һәм коңгырт. Аждаһа елын каршылаганда бу төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз. Гомумән, мөмкинлеккә карап, Аждаһа елын зәвыклы киенеп каршыларга кирәк. Ул бай күренгәнне, балкыганны ярата. Әгәр “кычкырып торган”, бик чагу киемнәрне бөтенләй яратмыйсыз икән, тыныч, классик күлмәк-костюмнарга өстенлек бирегез. Ләкин ул сыйфатлы тукымадан тегелгән, өстегездә килешле итеп матур утырган һәм уңайлы булсын. Тәнгә “кадалган”, уңайсыз, кысыграк яисә гел рәтләп куярга кирәк булган киемнәр Аждаһа күңеленә хуш килмәс.
Таулар күчереп булачак!
Кытай астрологиясендә Аждаһа “Янь” елы булып санала, ул ирләр энергиясе белән бәйле, димәк. Бу чор — ныкышмалылык һәм гамәлләр кылу вакыты. “Инь” еллары, киресенчә, хатын-кызлар энергиясе белән бәйле һәм пассиврак санала. Шуңа алдагы елда ныкышмалы, кыю кешеләргә уңыш елмаерга тиеш!
Аҗдаһа Көнчыгыш белән бәйле. Ә ул яңа башлангычлар юнәлеше булып санала. Шуңа Аждаһаның башын еш кына чыгып килүче кояшка каратып сурәтлиләр. Алдагы елда яңа эшләр башлаудан курыкмагыз!
Аждаһа елында туган кешеләр — үз-үзләренә ышанучан, аларга табигатьтән җитәкчелек итү һәм башкаларны илһамландыру сәләте бирелгән. Көнчыгыш календареның һәр елы ниндидер җәнлек белән билгеләнгән. Ә Аждаһа — алар арасында бердәнбер мифологик зат. Агач һәм яшел төс белән берлектә ул һәркемгә бәяләп бетергесез ярдәмче була ала. Тотынырга озак кына куркып торган эшләргә алдагы елда курыкмыйча тотынсагыз була. Мөгаен, киләсе елда тауларны да күчереп булыр. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
Кемнәргә уңыш елмаер?
Астрологлар билгеләвенчә, 2024 ел кайберәүләр өчен аеруча уңышлы булачак. Алар — Күсе, Әтәч, Маймыл елында туган кешеләр. Шулай ук Аждаһа елында туганнар өчен дә яхшы көннәр килә. 2024 елда бу кешеләр уңышлы хезмәттәшлек итүгә ирешер, үзләрендә намуслылык һәм шәфкатьлелек артуын тояр. Ә менә Үгез, Эт, Елан елында туганнар бераз сак булсын, алар өчен карьера, финанс өлкәсендә һәм шәхси тормышта катлаулылыклар килеп чыгарга мөмкин.
Яшел агач Аждаһа елы кешеләр тормышының барлык өлкәләренә йогынты ясаячак, үзгәрешләр китерәчәк. Парлылар тормышында ел буе романтика һәм тигез мәхәббәт тантана итәр.
Аждаһа — горур зат. Бу сыйфат әлеге елда шәхси тормышын җайларга теләүчеләрдә чагылыш табачак. Үпкәчелләр парларын читләштерергә мөмкин. Үпкәләрне онытырга теләүче-ләргә, сабырларга Аждаһа мәрхәмәтле булачак.
Аждаһа елында күп балалар тууы көтелә! Моңа Аждаһаның “утлы” темпераменты сәбәпче булачак.
2024 ел лидерлык һәм ораторлык сәләтләренә ия булганнар өчен уңышлы булачак, дип фаразлый белгечләр. Ләкин казанышларга ирешер өчен икейөзлелек, явызлык кебек сыйфатларны якын да китермәскә кирәк булачак. Киң күңелле, юмарт, шәфкатьле кешеләрнең барлык ниятләре тормышка ашарга тиеш.