Аның белән борынгы кешеләр дә тукланган
Кешеләр йомырканы безнең эрага кадәр берничә мең ел элек үк ашый башлаган.
Алар башта ризык өчен төрле кошларның йомыркаларын җыярга өйрәнгән. Соңрак тавык йомыркасына өстенлек бирәләр. Кыргый тавыкларны кеше нәкъ аларның йомыркасы өчен кулга ияләштергән дип санала. Бу беренче тапкыр Һиндстанда һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә булган.
Башта йомыркаларны чи килеш ашаганнар. Әмма кешеләр ут табарга өйрәнгәч, аны күмердә пешергәннәр. Ә безнең эрага кадәр бишенче меңьеллык тирәсендә, кеше балчыктан савытлар ясарга өйрәнгәч, йомырканы пешереп ашый башлаганнар.
Иң күбен кемнәр ашый?
Хәзер йомырка барлык илләрдә диярлек кулланыла. Ә ашаган йомырка саны буенча беренче урында – Мексика.
Анда һәр кеше көненә уртача бер ярым йомырка ашый. Әлеге рейтингта Мексика хәтта японнарны да узып китте, чөнки Япониядә йомырка яраткан продукт булып санала һәм һәркем көненә ким дигәндә берәр йомырка ашый. Ә Русиядә бу күрсәткеч атнага уртача 5әр туры килә.
Шулай да, тавык йомыркасы бик файдалы һәм туклыклы продукт булса да, диетологлар аны еш ашарга киңәш итми. Сәламәтлек өчен оптималь вариант — атнага 2-3 йомырка куллану. Әгәр аларны рационга ешрак кертсәң, йөрәк-кан тамырлары системасының начарлануы һәм кандагы холестерин дәрәҗәсенең артуы белән бәйле проблемалар тууы мөмкин.
Үз бәйрәме дә бар
Тавык йомыркасының үз бәйрәме бар. Күп илләрдә Бөтендөнья йомырка көне билгеләп үтелә.
Традиция буенча, бу бәйрәм октябрьнең икенче җомгасында уза. Аны 1996 елда Венада үткән конференциядә Халыкара йомырка комиссиясе кабул иткән карар нигезендә үткәрәләр.
Гадәттә, бу көнне йомырка белән бәйле төрле чаралар уза: аның файдасы һәм дөрес кулланылуы турында лекцияләр, гаилә конкурслары һәм төрле акцияләр оештырыла.
Дөнья рекордлары
Гиннессның рекордлар китабында йомыркалар берничә тапкыр искә алына. Аларның күбесе йомырка пешерү һәм ашау белән бәйле.
Мәсәлән, дөньядагы иң зур 123 квадрат метрлы тәбә 1990 елда Бельгиядә муниципаль махсус белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан әзерләнгән.
Суда пешкән йомырка ашау буенча кызыклы рекорд 1987 елда теркәлгән: америкалы Джон Кенмуир 15 секундта 14 данә ашаган.
Шоколадтан ясалганнары
Балачактан ук күпләргә таныш булган тавык йомыркасына охшаган, әмма эчке яктан “сюрприз”лы шоколад йомыркасы XIX гасыр ахырында ук барлыкка килгән.
Кайбер чыганаклар мәгълүматлары буенча, аларны беренче тапкыр Русия империясендә “А. И. Абрикосов һәм уллары” ширкәтендә (хәзерге “Бабаевский” концерны) булдырганнар. Ул чакта, башлыча, Пасхада ясалган шоколад йомыркалары эчендә кечкенә кәгазь уенчыклар яисә рәсемнәр урнаштырылган булган.
Атаклы “киндер-сюрприз” 1970 еллар уртасында җитештерелә башлый. Микеле Ферреро, “Ферреро” кондитерлык компаниясенә нигез салучының улы, Пасхада эченә тәңкә яисә уенчык салынган йомырка формасындагы Итальян пирогларын балалар өчен әзерләгән.
Дәвалау үзенчәлекләре
Йомырканы ашау өчен генә түгел, ә дәвалау яисә косметология максатларында да кулланалар.
Мәсәлән, тавык йомыркасы аксымнары ашказаны җәрәхәте вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә. Ә бер йомырканы даими рәвештә ач килеш ашау кандагы гемоглобин дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә.
Халык медицинасында янган-пешкән урыннарны йомырка сарысы белән майлыйлар. Ул авыртуны басарга ярдәм итә. Косметологиядә исә тавык йомыркасы еш кына йөз һәм чәч битлекләре составына керә.
Нинди төстәгесе файдалырак?
Кайсы йомырка файдалырак – агымы, әллә кызгылт төстәгесеме? Чынлыкта, йомырка кабыгының төсе туклыклы матдәләр күләменә тәэсир итми.
Ул тавыкның токымына бәйле. Ак канатлы кош ак йомырка салачак, ә кызгылт канатлы тавыклар — кызгылтны. Аерма шунда ки: коңгырт кабык, кагыйдә буларак, ныграк, шуңа күрә мондый йомыркалар транспортлауны җиңелрәк кичерә.
Төс, беренче чиратта, тавыклар ашаган азыкның составына бәйле. Сарының төсенә аның календула, люцерна, клевер яисә кукуруз кебек компонентлары тәэсир итәчәк. Шулай ук кайвакыт тавыкның туклануына махсус каротин өстәлә, ул сарыны ачыграк төскә кертә.
Ниндие туклыклырак?
Суда пешкән йомыркадагы аксым кеше организмы тарафыннан чиенә караганда күпкә яхшырак үзләштерелә.
Моннан тыш, йомырканы термик эшкәртү сальмонеллез йоктыру куркынычыннан да саклый. Әгәр дә рецептта пешерелмәгән йомырка кулланылса, кибеттән аның яңаларын гына сайлап алырга тырышыгыз. Моннан тыш, билгеле, кабыгын яхшылап юарга кирәк.
Саклау кагыйдәләре
Гадәттә, йомырканы суыткычта 25 тәүлектән артык тотмаска киңәш ителә.
Өстәвенә, продуктны урнаштырганчы аны юарга кирәк. Шуны да истән чыгармагыз: юылган йомырканың саклану вакыты шактый кыскара, чөнки су кабыктагы саклагыч элпәне юа.
Суыткыч ачылганда һәм ябылганда даими селкенүдән тавык йомыркасы ярылырга мөмкин. Моңа юл куймагыз. Иң яхшысы – йомыркаларны яшелчә саклау тартмасында тоту. Аларны сатып алгандагы картон пакеттан алмагыз. Йомырка тар очы белән аска карап ятарга тиеш.
Ясалмасы да була
Тавык йомыркасын “ясарга” да өйрәнделәр. Ясалма продуктны, мәсәлән, Кытайда химик матдәләр кулланып җитештерәләр.
Мондый йомырка ясау бик арзан һәм аларны чын йомыркадан аеру авыр. Әйтик, ясалма йомырканың кабыгы ялтыравыграк булырга мөмкин, ә аны савытка ватып, бүлмә температурасында берничә сәгать тоткач, аксымы һәм сарысы бер массага әверелә.
Сирәк кулланганда, мондый йомырка кеше сәламәтлеге өчен артык зыянлы түгел, әмма аларны даими ашасаң, бу нерв системасы белән проблемаларга китерергә, ә балаларда үсешнең акрынаюына сәбәп булырга мөмкин. Әлбәттә, ясалма йомыркада тавыкныкында булган файдалы сыйфатлар юк.
Игътибар! Йомырканы үз диетагызга кертегез. Мәсәлән, иртәнге аш өчен сөтле йомырка яисә тәбә әзерләргә, төшке аш өчен тавык йомыркасын шулпага өстәргә була. Бәйрәм өстәлендә исә тутырылган йомырка да туклыклы, үзенчәлекле сый булачак.
Али СӘЙФУЛЛИН әзерләде.