Баймак районының Әбделкәрим авылында туып-үскән Газим Мөхәммәтҗанов үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга карар итә – туган авылыннан Һиндстанга мотоциклда сәяхәткә юллана.
Ул, бик ерак араны үтеп, ахыр чиктә Дәһлигә барып җитә, меңнәрчә километр артта кала һәм үзенең барлык маҗараларын фото һәм видеоларга төшерә.
Газим сәяхәт өчен мотоциклны июль аенда Мурманскида сатып ала һәм үз юлы белән Баймакка кадәр кайта, аннары кире Мәскәүгә китә.
Мотоцикл аңа кадәр 2700 км үтсә, хәзер исә аның спидометрында 21 мең км.
Якташыбыз Мәскәүдә белем ала һәм башкалада эшкә кала. 2023 елның июлендә Газим Мөхәммәтҗанов Русиянең "Веломоторс" (Stels) компаниясе өчен уникаль электрлаштырылган квадроцикл төзи, ул профессиональ даирәләрдә билгелек алган.
Фото: "Моя Уфа"