+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
6 февраль , 14:30

7 февраль — гаҗәп көн!

Аның белән бәйле бик кызыклы сынамышлар бар. Укыгыз, елмаегыз!  

7 февраль — гаҗәп көн!
7 февраль — гаҗәп көн!

Иртәгә кияүгә чыкмаган кызларга, ялгыз хатын-кызларга күз тияргә мөмкин икән. Шуңа аларны мактарга, комплиментлар ясарга кирәкмәс. Махсус рәвештә күз тидерергә тырышып, мактаучылар яныгызда булса, кулыгызны кесәгә тыгыгыз һәм кукиш күрсәтегез, кызлар!

Иртәгә шәфкатьле, матур эшләр башкару хәерле. Ләкин ул эшләр белән мактанырга һич тә ярамый! Иртәгә мактанган кешенең барлык гаиләсенә күз тияргә мөмкин, ди. Талаш-ызгыш, алдашу, хыянәт, акчасызлык башлануын теләмәсәгез, мактанмагыз.
Планнарыгыз турында сөйләүдән дә тыелып торыгыз. Киресе чынга ашарга мөмкин.

Иртәгә, гомумән, сүзләрегезне үлчәп сөйләгез. 7 февральдә уйнап кына әйткән сүз дә чынга ашарга мөмкин.
Иртәгә ирләргә өйләренә буш кул белән кайтырга ярамый! Икмәк яисә тоз алып кайтсыннар. Аннан тыш тагын сөт, тәм-томнар да булса, бигрәк яхшы!

Иртәгә савытка сөт салганда ул ташып китсә, борчылмагыз, шатлык киләчәк!
7 февральдә хатын-кызга чәчәкләр бүләк итүчене бәхет көтә!

7 февраль сынамышлары:

Иртән көн нинди — киләсе кышның беренче яртысы шундый булачак. Төштән соңгы һава торышы киләсе кышның икенче яртысын фаразлый.
Саескан агачның аскы ботакларына утырса, җил чыгачак.
Йолдызлар җемелдәсә, көчле чыгар яисә нык салкынайтыр.
7 февральдә көчле кар явуы көзнең иртә киләчәге һәм озакка сузылачагын хәбәр итә.
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: