+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 февраль 2024, 04:28

Юньле егет көрәген кешегә бирми ул!

Без аны кәттә костюм киеп, җырлап кына йөри, дисәк...

Юньле егет көрәген кешегә бирми ул!Юньле егет көрәген кешегә бирми ул!
Юньле егет көрәген кешегә бирми ул!

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның юбилей туры гастрольләре бик тыгыз, әле генә Казанда иде, инде ике көн - Стәрлетамакта. Ә атка печән кем сала? Дөресрәге, ихатаны кем көри?!

Кәттә костюм киеп, кыйммәтле микрофон тотып, кызлар йөрәген яндырып йөргән Әнвәр, өенә кайткач, йонлач бүрек, "спецовка" киеп, кулына көрәк ала икән. Бу хакта ул, көрткә бата-бата, социаль челтәрдә сөйли.

«Болай күптән йөргән юк иде, димәк, быел ашлык була», – ди ул.

«Татарстанда кар күп, дигән идем, хәзер менә Башкортстанда ишеп яуды. Хәзер чистартырга кирәк инде. Техникасыз булмады әле ул. Менә мондый күршеләрегез булмаса, шәхси йорт алып та тормагыз, фатирыгызда яшәгез», – дип өсти җырчы, һәм күршесе Алексей белән таныштыра.

Мондый киң ихаталы "йолдыз"ларның бакчачылары була, дип уйласаң... Юньле егетләр көрәген кешегә бирми икән!

Фото: Әнвәр Нургалиевның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас