+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
8 февраль , 13:50

Иртәгә бәлеш исе чыгарыгыз!

9 февральне дөрес үткәрсәгез, өегезгә бәхет, иминлек килер.  

Иртәгә бәлеш исе чыгарыгыз!
Иртәгә бәлеш исе чыгарыгыз!

Халык сынамышларына ышансак, иртәгә яшәгән өебезнең ямьле, матур, җылы булуына игътибар бирергә кирәк. Миче булганнар иртәгә мич яксын. Әгәр мичкә салынган барлык утынны берьюлы кабызып җибәрә алсагыз, сөенегез — тиздән күп шатлыклар киләчәк!
Ә менә иртәгә чи утын белән мич ягу яхшыга түгел. Утыннарыгыз коры булсын!

9 февральдә өйдә тәмле камыр ашлары исе чыгару хуплана. Төрле эчлекләр белән пироглар, бәлешләр салсагыз, өегезгә иминлек килер.
Иртәгә бүләк бирешү һәм бүләк алу хупланмый икән. Әгәр туган көнегез генә булмаса.

Шулай ук кием һәм аяк киеме сатып алудан да тыелып торыгыз. 9 февральдә алынган кием уңыш китерми, имеш.
Иртәгә чәчен юган кеше үзенең саклау көчләрен дә юып төшерә, дигән сынамыш та бар.

9 февральдә туган кешеләр тормышны ярата, оптимистлар, аралашучаннар. Алар сабыр, акыллы, дус була белә. Ләкин күпләре тиз кызып китә.

9 февраль сынамышлары:
Болытлар җилгә каршы йөзсә, кар явачаак.
Тәрәзәләр тирләсә — җылытачак.
Этләр карда аунаса, буран чыгачак.
Җил-буран узгач, кар өемнәренең өсте түгәрәкләнеп торса, җәй көне уңыш мул булачак.

Халык сынамышлары – кызык нәрсә. Заман кешесенең аларга ышануы гаҗәп булыр иде. Ә борынгыларның нәрсәләргә ышанганын, ничегрәк яшәгәннәрен белү, сынап карау һәм елмаеп алу бер дә начар түгел!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: