Белгечләр өйне кызыл төсле матур әйберләр белән бизәргә киңәш итә. Киемдә дә кызыл төс хуплана.
Өегезне бик чиста һәм матур итеп җыештырыгыз. Аждаһа өегезгә игътибар итеп, сезгә бәхет җибәрсен!
Барлык гаилә әгъзалары белән өстәл артына җыелыгыз. Ит, балык ризыклары белән сыйланыгыз. Кытайда төрле эчлектән пилмән әзерлиләр, ә бер пилмән эченә тимер акча салалар. Акчалы пилмән эләккән кешегә уңышның иң зурысы килергә тиеш!
Аждаһа елының беренче көнен — 10 февральне күтәренке кәеф, якын кешеләргә җылы мөнәсәбәт белән каршыларга кирәк. Бер-береңә бүләкләр бирү хуплана.
Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтегез ныклы булсын өчен аңа парлы әйберләрдән торган бүләк бирегез.
Аждаһа мандариннар ярата! Якыннарыгызга икешәр мандарин таратыгыз, шулай итсәгез, аларны бәхет урап узмаска тиеш!
Фото: “dzen.ru”