+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
12 Февраля 2024, 07:19

Көнчел кешеләрне якын китермәгез!

Халык белми әйтмәс.

Көнчел кешеләрне якын китермәгез!Көнчел кешеләрне якын китермәгез!
Көнчел кешеләрне якын китермәгез!

Гаиләңне бәладән саклау өчен халык сынамышларына колак сал.

Кайчагында өйгә күңелгә якын булмаган, көнчел кешеләр килеп керә. Андый кунак киткәннән соң гаиләдә төрле күңелсезлекләр башлана, тормышның асты-өскә килә, дигән ышану булган.

Халык сынамышы буенча, күңелгә ошамаган кешеләр һәм көндәшләр өйдән чыгып киткәннән соң, башта бусагадан тышка кадәр бөтен тузанны себереп чыгарырга киңәш ителә. Аннары идәнне суга чеметем генә тоз салып юарга кирәк. Бу аларның начар энергиясеннән арыну, күз тимәү өчен эшләнә икән.

Кайвакыт халык сынамышларына да игътибар итәргә кирәк шул. Халык белми әйтмәс.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас