+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
26 февраль , 14:40

Уңышка әзер булыгыз!

Билгеле астролог Василиса Володина фаразлавынча, быел мартта йолыдзнамәнең өч билгесенә “өстәгеләр” уңышка юл ачачак. Кемнәр алар?  

Уңышка әзер булыгыз!
Уңышка әзер булыгыз!

Балык, зур уңышка әзер бул. Эш белән гаиләң арасында баланс табу мөмкинлеге бирелер. Зур проектта катнашу финанс уңышы китерер. Соңгы елларда борчыган авырлыклар тулысынча югалырга тиеш. Йолдызлар сиңа кыю булырга киңәш итә!

Игезәкләр, финанс хәлең яхшыра бит, сөен! Акча җәлеп итүчегә әйләнергә чамалыйсың. Шулай да уңышка ирешү өчен ярыйсы гына көч түгәргә туры килер. Мохтаҗларга да ярдә митәргә онытма. Шәхси тормышта зур үзгәрешләр көтә! “Поклонниклар” (яисә “поклонницалар!”) тынычлыкта калдырмаска мөмкин.

Үгезбозау, күп энергия килүен тоярсың. Син җәмгыятьтә күзгә ташланучы чагу кешегә әйләнерсең. Шәхси тормышыңа зур үзгәрешләр килер юлга чыккан. Көннәреңне бәхетлерәк итү мөмкинлеген ычкындырма. Күп нәрсәне үзгәртәчәк күңелле танышулар көтә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: