Новосибирскида бер хатын үз ирен сатарга карар иткән. Ул кулдан белдерүләр язган һәм аларны шәһәр буйлап элеп чыккан, дип хәбәр итә "Нетипичный Новосибирск" паблигы.
"Иремне сатам. Өлешләп түләргә дә була. Идеаль (якынча) хәлдә. Әгәр дә ул эшләүдән баш тартса, аны “сүндерергә” була, аннары ул үзе кабыначак", - дип яза Себер якларында гомер кичерүче ханым белдерүдә.
Бу бераз сәер һәм кыю (мөгаен, юмор хисле дә!) гүзәл зат элемтә өчен телефон номерын калдырган.
Мондый адымга нәрсә этәргеч биргән? Билгесез...
Арагызда белдерү белән кызыксынучылар бармы? Кеше ире кемгә кирәк, дисезме? Ә, бәлки, үз ирен сатып җибәрергә теләүче хатын-кызлар аз да түгелдер?
Ирләр, сезгә уйланырга урын бар кебек...
Фото: “© Bfm.ru Новосибирск”