+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
3 март 2024, 12:10

Иртәгә таудан шуып төшегез, йолдызларны күзәтмәгез...

4 март сынамышларын беләсезме?  

Иртәгә таудан шуып төшегез, йолдызларны күзәтмәгез...Иртәгә таудан шуып төшегез, йолдызларны күзәтмәгез...
Иртәгә таудан шуып төшегез, йолдызларны күзәтмәгез...

Борынгылар 4 мартта түгәрәк формадагы тәмле, татлы камыр ризыклары пешерү хәерле дип санаган. Камыр ашлары белән мохтаҗларны да сыйлаганнар. Болай итсәң, гаилә иминлек килергә, чир-сырхаулар китәргә тиеш икән.

Әгәр 4 мартта тавык өй ишеге төбендә су эчсә, яз җылы булчак, дип саналган.

Сынамышларга ышансак, иртәгә чанага утырып, таудан шуып төшәргә кирәк. Кем ераграк шуып китә, шул ел буе бик бәхетле булачак икән.

Бәхетсезлек җәлеп итмәс өчен иртәгә атылган йолдызларны күзтмәскә киңәш ителә.

4 март сынамышлары:
Бу көнне кар кыштырдап торса, уңыш мул булырга тиеш.
Саесканнар карда коенса, җылытачак.
Каргалар биектә очса, кар явачак.
Карлы яңгыр ява башласа, җылы көннәр килә, язгы ташкын да ерак түгел.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас