+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Клеопатра

Клеопатра Мисыр принцессасы булып туган. Аның әтисе – фиргавен Птолемей XII. 

Клеопатра
Клеопатра

Клеопатра балачактан акыллы һәм хәйләкәр була. Ул әтисенең яраткан кызы булып тәр­бияләнә һәм аннан илгә идарә итү турында күп нәрсәгә өйрәнә. Әлеге нәсел Мисыр белән идарә итсә дә, чынлыкта алар грек чыгышлы булганнар. Клеопатра балачакта грекча сөйләшә, укый һәм яза. Әмма, күп кенә туганнарыннан аермалы буларак, Клеопатра шулай ук башка күп телләрне, шул исәптән мисырлылар сөйләшкән гарәп һәм латин телләрен өйрәнгән.

Аның матурлыгы Рим пропагандасы продукты булган. Ул бик акыллы һәм яхшы белемле була. Урта гасыр гарәп текстлары Клеопатраны математик, химик һәм философ буларак казанышлары өчен мактый. Ул фәнни китаплар язган һәм, тарихчы әл-Масуди сүзләре буенча, “галимнәр сафларын күтәргән һәм аларның җәмгыятеннән ләззәтләнгән акыл иясе, философ булган”.
Клеопатра үзен тере алиһә дип саный һәм еш кына потенциаль фикердәшләрен яулап алу һәм үзенең илаһи статусын ныгыту өчен бик оста итеп “сәхнә трюк”ларын куллана.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: