+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Коко Шанель

Коко Шанель – танылган француз модельеры, “Chanel” мода маркасына нигез салучы. 

Коко Шанель
Коко Шанель

Шанель мәңгелек классиканы барлыкка китергән һәм булачак модельерлар өчен югары планка куйган. Ул стереотипны җимерүдә һәм хатын-кызны “корсет силуэтыннан” азат итүдә, шулай ук спорт киеменең көндәлек тормышта кабул ителүендә генә түгел, ә аны модалы итеп күрсәтүдә мөһим роль уйный. Аның гадәттән тыш стиль хисе кутюр киемнәре белән генә чикләнми, шулай ук хушбуйлар, сумка һәм бизәнү әйберләрендә дә чагыла. Ул мәҗлесләр яраткан, кешеләр белән еш аралашкан, элемтәләр урнаштырган һәм бизнес алып барган кешеләр белән тыгыз бәйләнештә булган. Шанель амбицияле, тәвәккәл һәм тырыш хатын-кыз булган, тырышлыгы аның иҗатында ачык чагыла.

Ул күбрәк сер булып күренә белгән һәм күп очракта үзенең чын яшен һәм туган урынын яшереп ялганлаган. “Мода китә, стиль кала” дигән әйтем дә аныкы. Бу аның нинди легендар стиль һәм мода иконасы булганын күрсәтә.
Ул үзенең карьерасын эшләпә остасы булып башлый. 1912 елда Шанель үзенең кием дизайнеры карьерасын Франциянең диңгез буендагы Довиль шәһәрендә эшләпә кибете ачып башлый, анда ул тиз арада мода буенча законнар чыгаручы булып китә һәм кием җитештерүгә кадәр киңәя.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: