+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сөембикә

Сөембикә (якынча 1516-1557) – Казан ханбикәсе. Ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларының берсе.

Сөембикә
Сөембикә


Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән.
Сөембикәнең шәхесе, аның фаҗигале язмышы халык эпосында (“Сөембикә бәете”), урыс, татар, төрек язучылары һәм публицистлары иҗатында чагылыш таба.
Казан ханлыгы яуланыр алдыннан ул кичергән фаҗига халыкта азатлык өчен көрәшне дәвам итү ниятен көчәйтә. Татар әдипләренең романтик рухтагы әсәрләрендә
(Ф. Әмирхан, Ш. Әхмәдиев һ.б.) татар ханбикәсенең идеаллаштырылган образы тудырыла. Татар халкының һәм Сөембикәнең уртак язмышы турында уйланып, Ф. Әмирхан ханбикәне “милләт анасы”, “халык кызы” дип атый.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: