-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 март 2024, 15:36

Сезнең гәүдә авырлыгы күпме?

Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?

Сезнең гәүдә авырлыгы күпме?
Сезнең гәүдә авырлыгы күпме?

Моның гади генә формуласы бар, ул гәүдә авырлыгының индексын ачыклауга юнәлтелгән.

Ул түбәндәгечә: гәүдә авырлыгы озынлыгыңның (метрларда) квадратына бүленә. Мәсәлән, авырлыгың – 65 килограмм, буең 1,76 метр булганда, ул болай исәпләнелә: 65 : (1,76×1,76) = 20,98, ягъни – нормаль авырлык.

Гәүдә массасы индексының нормативлары түбәндәгечә:

18,5кә кадәр – артык ябыклык, авырлык дефициты;

18,5-24,9 – нормаль авырлык;

25-29,9 – артык авырлык, симезлек авыруы алдындагы хәл;

30-34,9 – 1нче дәрәҗәдәге симерү авыруы;

35-39,9 – 2нче дәрәҗәдәге симерү авыруы;

40тан артса – 3нче дәрәҗәдәге симерү авыруы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас