+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүләккә - алтын өчпочмак!

Хакы күпме?

Бүләккә - алтын өчпочмак!
Бүләккә - алтын өчпочмак!

350 мең сум! Шундый алка, кулон, запонкасы да бар. Алары очсызрак - 180 мең сумга кадәр. Көмештән булса, бөтенләй очсыз, 50 мең сум тирәсе генә.

Бу зәркән әйберләре 585 пробалы алтыннан яки 925 пробалы көмештән эшләнә.

Мондый бизәнү әйберләрен карта буенча, түләүне кичектереп яки кредит белән сатып алырга мөмкин. Ләкин алдан заказ бирергә кирәк. Шәхси өчпочмакларны муенга, колакка яки киемгә бизәк итеп 3-4 атнада эшләп бирәләр.

Кем эшли? Менә моны тулысынча мәгълүм итә алмыйбыз. Татарстаннан бер яшь хатын-кыз икәнен генә "тишеп" куябыз. Автордан эшлекле тәкъдимнәр көтәбез! Рекламадан баеп китсәк, сезгә дә өлеш чыгарырбыз, дуслар!

Фото: 116.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: