+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үгезгә атланып - кибеткә! (видео)

Сезгә дә кирәкме шундый "транспорт чарасы"?

Үгезгә атланып - кибеткә! (видео)
Үгезгә атланып - кибеткә! (видео)

Әбҗәлил районының Рысхуҗа авылында бер үсмер егет үгезгә атланып йөри. Бу хәлне узып баручы автомобильдән күреп калганнар һәм видеога төшергәннәр. Ә "җайдак" аларны күңелле итеп сәламләп, кул болгаган.

"Ул безнең бөтен авылга берәү! - ди авылдашлары гадәти булмаган "транспорт чарасы" хуҗасы турында. - Ул үгезне кулга ияләштерде һәм аның өстендә йөреп тә ята. Өстәвенә, малкайга бу ошый булса кирәк, ул һич карышмыйча аны кибеткә дә, почтага да алып бара. Ә шәһәрдән кайтучылар өчен - бу аттракцион."

Алай да, үсмер өчен хафаланучылар да бар, йорт хайванына узып баручы техникага ничек тәэсир итә бит әле?!

Үгез түгел филеңне дә җигәр бу егет, дип сокланучылар арасында сез дә бармы, дуслар?

Фото: "Юшатыр" гәзитеннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: