+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

20 мартны борынгылар тылсымлы көн дип санаган...

Чөнки бу чорда көн белән төн тигезләшә. Иртәгә ниләр көтә безне?  

20 мартны борынгылар тылсымлы көн дип санаган...
20 мартны борынгылар тылсымлы көн дип санаган...

Бу көнне күңелсезләнергә ярамый икән. Кәефнең нинди булуы алдагы 30 көнгә йогынты ясый.
Мәҗбүри күңел ачарга тырышу да, сагышка бирелү дә хупланмый. Позитив китерүче кешеләр белән аралашу яхшы булыр.

20 мартта мөнәсәбәтләр ачыкларга киңәш ителми. Бу көнне талашкан кешеләргә соңыннан уртак тел табу бик авыр булачак, сүзгә килешү озакка сузылачак һәм бик күп күңелсезлекләрнең сәбәбе булачак.
Белгечләр иртәгә гөлләрне дә күчереп утыртмаска куша. Үсеп китә алмаячаклар.

20 марта начар уйлар уйламагыз. Алар тормышка ашарга мөмкин икән.
Шулай ук бу көнне гайбәт сөйләгән кешенең дә барлык негативы үзенә кайта, дип ышандыралар.

Иртәгә теләк теләргә кирәк. Ләкин ул теләк беркемгә дә начарлык китерми торган булырга тиеш. Шул очракта тормышка ашачак.
Күңелегездә хисләр кайный икән, аларны ярату объектына белдерергә кирәк. Сөюегез җаваплы булырга тиеш!

Нәкъ 20 мартта элек мәхәббәт эшәренә кагылышлы күрәзәлек кылганнар. Бик дөрес булырга тиеш икән.
Хуҗабикәләр иртәгә өйләрен чиста итеп җыештырса, уңыш, иминлек киләчәк.
20 мартта күргән төш өч елдан тормышка аша.

20 март сынамышлары:
Көн болытлы булып, төнгә каршы салкынайтса, тиздән салкыннар киләчәк.
Тамчылар “җырлап” тамса, уңыш мул булачак.
Ябалак кычкырса, салкынайта.
Җил көньяктан исеп, тамчылар тамса, җәй эссе булчак.
20 мартта тамчылар таммыйча, көньяктан җил иссә, яшенле җәй килә.
Торналар кайтса, яз иртә башланыр.
Карлыгач өй түбәсе астында оя корса, бәхет киләчәк!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: