Чебиләргә беренче атнада тәүлек әйләнәсе яктылык булдырырга кирәк. Аннан яктырту вакытын 20 сәгатькә кадәр кыскарталар. Чөнки азык эчәк тракты аша 5 сәгатьтә әйләнеп чыга, чебиләрне ач тотарга ярамый. Алар караңгыда ашамый. 45-50 см биеклектә саргылт төстәге лампа куйсагыз яхшырак.
Люминесцент лампа моның өчен бик яхшы түгел, ул җемелди. Кеше аны сизмәскә мөмкин. Чебигә яктылык-диодлы яки җылыта торган инфракызыл лампа яхшырак. Кошларга коры, җылы урын кирәк, иң мөһиме — үтәли җил булмасын. Беренче ике атнада температура +30...+35 °С тирәсе торырга тиеш. Шул чакта алар өелешми, тапталмый. Аннан алар +21 °С температурада да туңмаячак.