+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 апрель , 12:10

Бүген каен белән кочаклашыгыз!

Ни өченме? Хәзер беләбез!  

Бүген каен белән кочаклашыгыз!
Бүген каен белән кочаклашыгыз!

Борынгы сынамышлар буенча, 11 апрельдә, каенны кочаклап, теләк теләргә кирәк икән. Ләкин артык күп теләкләрне тормышка ашыруны сорамагыз, бу нәфис агач, “ачуланып”, киресенчә эшләп куярга мөмкин икән.

Бүген аз гына булса да каен суы эчеп куярга тырышыгыз. Шулай иткәндә, гомер озын һәм бәхетле булырга тиеш, дип ышанган борынгылар.

Кызлар бүген чәчләренә ак тасмалар, ак бизәнгечләр такмасын! Ак төс — каен төсе. Ә бүген бу агачка игътибар күп булырга тиеш. Бүген каен төсен “урлаган” кызларның чәчләре коела башларга мөмкин икән.

Бүген каеннар янында йөрсәгез дә, талларга бик якын килмәгез. 11 апрельдә таллар төбенә мәрхүмнәрнең рухлары язны каршыларга төшә икән, дигән сынамыш бар. Аларның ялына комачауларга ярамый. Югыйсә, төннәрен саташа башларсыз.

Бүген берничә көнгә җитәрлек ризык әзерләмәгез. Иң яхшысы — иртәгә иртән торып әзерләгез.

Бүген төнлә күргән төш 3-7 көннән тормышка аша. Ә көндез күргән төш күз яшьләренә булырга мөмкин икән. Бүген көндез йоклаудан тыелып торабызмы әллә?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: