+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 апрель , 12:05

Тиздән кемнәргә уңыш һәм байлык көтәргә?

Йолдызнамәнең дүрт билгесенә, дип ышандыра астрологлар.  

Тиздән кемнәргә уңыш һәм байлык көтәргә?
Тиздән кемнәргә уңыш һәм байлык көтәргә?

Апрель уртасы Кучкар өчен гадәти булмаячак. Аны һөнәри өлкәдә зур үзгәрешләр көтә. Иң авыр тоелган мәсьәләләрне дә бик җиңел хәл итәчәк. Яңа мөмкинлекләр ачылачак. Күптәнге хыялларын тормышка ашырыр. Йолдызлар Кучкарга кирәкле юлны күрсәтер. Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска гына кирәк.

Арыслан өчен стандарт булмаган карарлар кабул итү чоры килә. Сынаулар көтә, ләкин алар зур уңышларга этәргеч бирер. Арыслан үз билгеләнешен ачык аңлар, үзен камилләштерү өстендә эшләр. Күп нәрсәгә карашы үзгәрер. Офыклары киңәер, мәртәбәле кешеләр белән танышыр.

Бизмән, зур уңышларга ирешеп, кыю рәвештә алга омтылыр. Кереме артыр, финанс хәле яхшырыр. Активлыгы яхшыга булыр. Бизмәннең барлык хыяллары тормышка ашачак. Ялгыз Бизмән сөйгәнен очратыр һәм искиткеч бәхетле кешегә әйләнер.

Чаянга да язмыш күп күңелле сюрпризлар әзерли. Уңышка ирешер өчен күп эшләргә туры килер. Иң кыю уйларын да тормышка ашыру мөмкинлеге чыгар. Тик эмоцияләр йогынтысы астында карарлар кабул итү кирәкмәс, һәр адымны уйлап ясарга кирәк. Йолдызлар Чаянга интуициясенә таянырга киңәш итә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: