+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 апрель , 14:00

Хыянәткә... кан төркеме сәбәпче!

Галимнәр кайберәүләргә хыянәткә бирелүчәнлекнең кешегә тумыштан салынганын ачыклаган. Бер кан төркемендәге кешеләр җилбәзәк булса, икенчеләр гомер буе тугры булачак икән.  

Хыянәткә... кан төркеме сәбәпче!
Хыянәткә... кан төркеме сәбәпче!

Нәкъ менә беренче кан төркеменә ия булучыларда галимнәр хыянәткә омтылуны ачыклаган. Хәер, әлеге нәтиҗә, бу кеше белән никах ныклы булмаячак, дигән сүз түгел. Киресенчә, галимнәр раслаганча, алар гаиләдән бөтенләй китмәячәк. Бары тик вакыт-вакыт кыска вакытлы флирт, интригаларга бирелеп алачак.

Статистика буенча, икенче кан төркемендәге кешеләрнең 95 проценты диярлек бөтенләй хыянәт итми. Алар “сулга йөрү” хакында уйлап куярга мөмкин, әмма килеп туган проблемаларны хәл итү өчен шунда ук хәләлләре янына йөгерәчәкләр, чөнки алар үзләре дә хыянәтне кичерми.

Икенче яртысына иң тугрылар дип канның өченче төркемен йөртүчеләрне атарга була. Алар башкалар хакында фантазиягә бирелеп алырга мөмкин, ләкин эш шуннан ары китмәячәк.

Галимнәр раславынча, иң җилбәзәкләр — дүртенче кан төркемендәге кешеләр. Алар каршы җенестәгеләрнең игътибарын бик ярата. Бу кешеләр бик эмоциональ, тиз кабынып китүчән, чагу бер флирт та аларны хыянәткә этәрергә мөмкин икән.

Менә шулай... Килешәсезме?

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: