Иртәгә табын артында гаилә әгъзаларыннан тоз савыты алып бирүне сорамагыз, торып булса да үзегез алыгыз. Бу туганнар белән сүзгә килешүне кисәтү өчен кирәк.
Кеше йортларының тәрәзәләренә иртәгә күз салмавыгыз хәерле. Югыйсә, ниндидер күңелсезлек килеп чыгарга, үзегез яисә якыннарыгыз авырып китәргә мөмкин икән.
Кич берүзегез генә өйдә утырмагыз!
Иртәгә кычкырып көлү, тавышлану да тыела икән. Өй иясен ачуландыруыгыз мөмкин.
Яңгыр астында йөреп кергәннән соң кулчатырны йокы бүлмәсенә киптерергә куйган булсагыз, тиз арада аннан алыгыз! Сөйгәнегез белән каты талашырга мөмкинсез.
Кичтән пычак белән икмәк кисәргә дә ярамый икән. Бик кирәк булса, кул белән сындырып алыгыз яисә көндез җитәрлек кисеп куегыз. Юкса, хәерчелек килергә, ызгыш-талаш булырга мөмкин, имеш.
Иртәгә хәерле саналган эшләр — өйне җыештыру, чистарту, балалар белән аралашу, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү.