+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 апрель , 10:30

Бүген... кычкырып көлмәгез!

22 апрель сынамышларын укып, елмаеп куегыз әле.

Бүген... кычкырып көлмәгез!
Бүген... кычкырып көлмәгез!

Бүген җиргә төкермәгез!
Югыйсә, ел буе уңышсызлыклар сагалап торыр, дип ышандыра халык сынамышлары. Аларга ышансагыз, тагын кайбер киңәшләргә колак салыгыз.

22 апрельдә кер юарга һәм тышта киптерергә ярамый икән.
Бүген кычкырып көлү, артык күңел ачу да хупланмый. Бүген күп кычкырып көлгән кеше ел буе шулкадәр елаячак икән, имеш.

Алкоголь куллану катгый тыела! Юкса, сәламәтлек белән җитди проблемалар булачак, эчкегә сабышырга мөмкин.
Дусларны чакырып, күңел ачу оештырырга, бергәләп ниндидер чарага бару да ярамый икән.

Сәламәтлек какшамасын дисәгез, бүген чәчтарашка барудан да тыелып торыгыз.
Тагын бер сынамыш — бүген утын ярмагыз. Югыйсә, уңышсызлык көт тә тор икән...

Бүгенге көнне тыныч кына, шау-шу куптармыйча, сабырлыклар белән үткәрергә киңәш ителә. Догаларга мөрәҗәгать итсәгез, бик хәерле булыр.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: