+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
24 апрель , 09:10

Иртәгә сөйгәнегез ихатасына утлы күмер ташлагыз!

Ләкин янгын чыкмавын контрольгә алып, күзәтегез. Ни өченме? 25 апрельгә карата сынамышлар шулай куша. Укыгыз, елмаегыз!  

Иртәгә сөйгәнегез ихатасына утлы күмер ташлагыз!
Иртәгә сөйгәнегез ихатасына утлы күмер ташлагыз!

Иртәгә мичтән утлы күмер алып, сөйгән кешегезнең йорт алдына ташласагыз, ул сезне утлы күмердәй кайнар сөю белән яратачак икән. Мәхәббәтен кайтарасы килгәннәргә дә моны эшләргә киңәш итәләр. 25 апрельгә карата тагын күп кызыклы сынамышлар бар.

Иртәгә кое суы алып, кояшта җылытырга куегыз. Бу су белән юынган кешедән чир-сырхау китә, дип ышанганнар.
Иртәгә өйдә глобаль җыештыру оештырмагыз. Кирәкмәгән әйберләр белән бергә өйдән бәхет тә чыгып китәргә мөмкин икән.

Иртәгә юылганнан соң бер тапкыр да киелмәгән кием кию хәерле. Юылмаган кием чир-сырхауларны җибәрми торырга мөмкин, ди.
Планнарыгыз хакында кешегә сөйләмәгез! Югыйсә, алар чынга ашмаячак.

Иртән урын-җирне җыештырмый калдырмагыз. Ирегез хыянәт итәргә мөмкин.
Иртәгә бурычка сорамагыз! Кайтару авыр булачак.

Яңа кешеләр белән бүген танышмавыгыз хәерле. Алар алдарга мөмкин икән.
Кеше тастымалына сөртенмәгез. Аның сырхаулары күчәргә мөмкин.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: