+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 апрель , 10:35

Иртәгә кунак чакырмагыз!

Ай буе йөдәтеп, теңкәгезгә тиярләр. Халык сынамышлары шулай куша. Аларга ышансак, иртәгәсе көнгә тагын күп кызыклы киңәшләр бар.  

Иртәгә кунак чакырмагыз!
Иртәгә кунак чакырмагыз!

Иртәгә аеруча хатын-кызларга уңыш елмаерга мөмкин икән. Моның өчен гүзәл затларга иртәгә ачык күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Аларның чын күңелдән теләгән изге теләкләре тормышка ашарга тиеш.

Иртәгә дару үләннәре белән дәвалану сихәт бирер.

26 апрельдә эре әйберләр сатып алмагыз, үкенерсез. Шулай ук, яңа эшләрне башламый торыгыз. Иртәгә корылган планнар тормышка ашмаска мөмкин.

Дәртле кеше булсагыз, иртәгә дәртегезне тыеп торыгыз, икенче җенес вәкилләре белән шаярмагыз. “Өстәгеләр”, ачуланып, чир-сырхау җибәрергә мөмкин.

Сынамышларга ышансак, 26 апрельдә ерак юлга чыкмау хәерле.

Яшь әниләр иртәгә сабыйларын күкрәктән аермасын. Киресенчә, ешрак ашатсын, балалары сау-сәламәт, нык булыр.

Менә шундый сынамышлар. Елмаеп куйдыкмы?

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: