+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 апрель , 11:00

Майда кемнәргә акча явачак?

Астролог Анжела Перл йолдызнамәнең өч билгесенә финанс уңышлары вәгъдә итә.

Майда кемнәргә акча явачак?
Майда кемнәргә акча явачак?

Ай чагыштырмача тыныч булырга тиеш — ретроград Меркурий, ниһаять, кешеләргә тәэсир итүдән туктады, дип билгели белгеч. Шулай да өч билге тормышында көтелмәгән борылышлар җитәрлек булачак икән әле.

Быелгы май Бизмәнгә акча өлкәсендә үзгәрешләр вәгъдә итә. Анжела Перл сүзләренчә, бу билге вәкилләре, финанс стратегиясен үзгәртеп, күп акча кертә ала. Шулай ук аларга бурычларны кайтарулары да ихтимал.
Бизмәннәргә яңа Ай туар алдыннан киң финанс мөмкинлекләре ачылачак, ул 8 майга туры килә. Бу көнне керем белән бәйле мөһим карар кабул итү ихтималы бар.

Майда Укчыларга үз тирә-ягына игътибар итәргә кирәк булачак. Анжела Перл әйтүенчә, аларны элекке танышларының кайтуы көтә, ниндидер мәгънәдә бу билге вәкилләре үз үткәннәренә чумачак.
Карьера өлкәсендә дә яңалыклар көтелә. Яңа җитәкче яисә хезмәттәшнең килүе мөмкин, бу аларның тормышына үзгәрешләр кертәчәк. Май Укчыга бүләкләр дә вәгъдә итә.

Сукоярлар тормышында да үзгәрешләр ихтималлыгы зур. Май башында алар Плутонның йогынтысын сизәчәк, ул карьера һәм тормыш максатлары өчен җаваплы. Шулай итеп, май Сукоярның шәхси статусын үзгәртергә вәгъдә итә, шул исәптән яңа эш урыны, хәтта яңа һөнәр бүләк итәргә мөмкин. Финанс өлкәсенә килгәндә, май ахырында Сукоярның кереме артачак, ул хәтта ниндидер конкурста җиңәргә яисә лотереядә отарга мөмкин.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: