+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
26 апрель , 14:10

Иртәгә хезмәттәшегезнең утыргычына утыра күрмәгез!

Нәрсә була, дисезме? 27 апрель сынамышлары белән танышыгыз әле.  

Иртәгә хезмәттәшегезнең утыргычына утыра күрмәгез!
Иртәгә хезмәттәшегезнең утыргычына утыра күрмәгез!

Иртәгә һич кенә дә ялагайланмагыз һәм алдашмагыз, үзегезгә зур күңелсезлекләр җәлеп итәрсез.
Шулай ук беркемгә дә вәгъдә бирмәгез! Аны үти алмаячаксыз, эшләр, планнар бозылачак.

Иртәгә бәхәсләшкән кешене дә күңелсезлекләр көтә. Кечкенә бәхәс тә зур талашуга әйләнеп, начар тәмамланырга мөмкин.
Ир белән хатынның киемнәре бүген бер суда юылмасын! Югыйсә, бу парны аерылышу көтә икән.

Бик кызыксыгагыз да, бүген ахирәтегезнең йөзеген киеп карамагыз. Аның гаилә иминлеген юк итәчәксез, үзегезнеке дә булмаячак.
Ишекне ачык калдырмагыз! Өегездән уңыш һәм бәхет чыгып китәргә мөмкин.

Иртәгә үз-үзенә чәчәкләр алган хатын-кыз беркайчан да кияүгә чыкмаячак, имеш.
Эштә хезмәттәшегезнең утыргычына утырмагыз, үзегезнең эш урынын югалтырга мөмкинсез.

Ашаганнан соң савыт-сабаны юмый калдырмагыз. Юылмаган савыт-саба аша иртәгә өйгә начарлык җәлеп ителә икән.
Баскычта хушлашмагыз! Планнар тормышка ашмаячак...

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: