+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
27 апрель , 11:52

Тәпечкиләрегез... бәхет китерәме?

Кайбер гап-гади кагыйдәләрне үтәсәгез, тормышыгыз чәчәк атар!  

Тәпечкиләрегез... бәхет китерәме?
Тәпечкиләрегез... бәхет китерәме?

Өйдә кия торган тапочкаларыгыз биек үкчәле булмасын, атлаганда тавыш чыгармасын. Югыйсә, өй иясен куркытырсыз, өегездән кот качар.

Тапочкаларыгыз туза башлау белән аларны яңага алмаштырыгыз. Болай иткәндә алар яхшы энергия генә туплар.

Һәр гаилә әгъзасының үз тапочкалары булырга тиеш. Кунаклар өчен аерым тапочкалар тотыгыз, үзегезнекен бирмәгез. Тапочкагызны чит кеше кисә, сезгә аларның уңышсызлыклары, авырулар күчәргә мөмкин.

Тапочкаларыгыз бер генә төсле, сез яраткан төстә булсын.

Им-томнарга ышана торган булсагыз, тапочкалар ярдәмендә... мәхәббәткә ирешеп була икән! Моның өчен өр-яңа тапочкалар алыгыз, аларны беркемгә дә күрсәтмичә өч көн яшереп тотыгыз. Өч көннән соң төнге уникедә ишегегезне ачып куегыз, тапочкаларны алып, кулларыгызга киегез һәм ишеккә түгел, ә өегез эченә каратып, болай диегез: “Сөйгәнем, яратканым, минем өчен яратылган кешем, тормышыма кил, көтәм!” Шулай туктап тормыйча өч тапкыр кабатлагыз. Бу ритуалны Ай тула башлаган вакытта эшләү хәерле.

Менә шулай... Елмаеп куйдык.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: