+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген бәлеш көйсә... шатланыгыз!

6 май сынамышлары — искиткеч. Укымый калмагыз!  

Бүген бәлеш көйсә... шатланыгыз!
Бүген бәлеш көйсә... шатланыгыз!

Борынгылар ышанган сынамышларга ышансак, 6 майда мичтә пешкән камыр ризыгы көеп китсә, бу өйдә тиздән ир бала туачак икән.
Бүген мәчеләр сугышканын күрү — яхшыга түгел. Ызгыш-талаш чыгарга мөмкин.

Бүген балыкка барсагыз, беренче тоткан балыгыгызны берәр җәнлеккә ашатыгыз. Ел буе муллыкта яшәрсез.
Бүген ялгыш савыт-саба төшереп ватсагыз, кайгырмагыз. Яман кешедән котыласыз, димәк.

Кияүгә чыкмаган кызлар бүген су белән сак булсын. Ишек төбендә су түксәләр, озак кияүгә чыкмаячаклар.
Ә менә кыз кеше берәр егет янында абынса, шул егет кияве булачак икән.

6 майда артык тавышланырга ярамый, дип ышанган борынгылар. Бәла-каза килмәсен өчен бүген кычкырмаска, тыныч булырга кирәк.
Гомер озын булсын өчен бүген чәч кисетрмәү хәерле икән.

Юган керне төнгелеккә тышта калдырмагыз, чир-сырхаулар урап узар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: