Рейтингларга минем мөнәсәбәтем әйбәт. Бу әдәбият белән кызыксынучыларның игътибарын җәлеп итә, китаплар һәм язучылар турында фикер алышырга сәбәп бирә. Шуңа, аны нәшриятлар да, китап кибетләре дә киң куллана. Тик “иң-иң”нәр исемлеген кире каккысыз хакыйкать, яки чын дөреслек дип кабул итәргә ярамый.
Кибетләрдә, әйтик, “бестселлерлар” исемлеге тора икән, бу әле аларның, чынлап та, иң күп сатылганлыгын аңлатмый. Бу кибетчеләрнең нәкъ менә шушы китапларны сатарга теләвен, аларга игътибар җәлеп итәргә тырышуын аңлата. Монысы да начар түгел, димәк, алар кемнәргәдер ошаган, башкаларга да укытырга телиләр. Әлбәттә, бүтән сәбәпләре дә булырга мөмкин, әйтик, югарыдан шулай кушканнар, автор үзе бик үтенеп сораган, бу китаптан тизрәк котылырга кирәк, яки аның белән бәйле реклама кампаниясе бара, яки ул бүгенге иҗтимагый хәлләр белән аваздаш... Тик андый нәрсәләр исемлектәге бөтен китапларга кагыла алмый, бер-икесе генә шундый булырга мөмкин. Югыйсә, аңа беркем дә ышанмаячак. Димәк, мондый исемлеккә кергән китаплар игътибарга лаек һәм алар укучыга юнәлеш бирә ала.
Бик популяр булып та рейтингларга керми калганнары да була. Моның да сәбәпләре төрлечә: илдәге вәзгыять, исемлек төзүчеләрнең эчке һәм тышкы сәясәте, зәвыгы, авторларның теләге һ.б. Моңа аңлатма бирү кирәкмидер. Яки берәр нәшрият шундыйрак рейтинг төзи икән, ул хәтта аны бик объектив дип игълан итсә дә, үзе чыгарган китапларны күбрәк кертергә тырыша. Чөнки аның укучы игътибарын нәкъ шуларга юнәлтәсе килә. Исемлекне әдәбият галиме төзи икән, ул аларны үз зәвыгыннан чыгып бәяли. Ул өйрәнгән, бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән, студентлары белән бергәләп тикшерергә омтылган әсәрләр, нигездә, классик әсәрләр, тупланмасы килеп чыга. Шул рәвешле, бер генә рейтинг та объектив була алмый. Популяр китаплар, яки авторлар исемлеген караганда, аларны кем төзүенә, һәм авторларның кайсы даирәдә популяр булуына игътибар итәргә кирәк.
Китапханәләр төзегән рейтинг, мәсәлән, анда йөрүчеләр күбрәк укыган китапларга нигезләнеп эшләнә. Төзүчеләр гадел булган очракта да бу исемлек чын дөреслекне чагылдыра алмый. Беренчедән, китапханәнең үзенә дә йөрүчеләр сирәк. Йөргәннәре тарих белән бәйле әсәрләрне, бик күп еллар элек чыккан китапларны эзләп килә. Болар студентлар, галимнәр, яки әдәбият белән бәйле һөнәр ияләре. Шул уңайдан күзенә бәрелебрәк торган, яки китапханәче тәкъдим иткән яңа китапны эләктереп китәргә мөмкиннәр. Укырлык булса, укый инде ул аны, укырлык булмаса, кире илтеп бирә — бушка бит, рәхәт. Ә китап авторы хисабына бер бал языла — бер кеше укыды...
Әгәр “иң-иң”нәр исемлегендә сез бик яраткан һәм популяр дип уйлаган автор юк икән, моңа борчылырга ярамый. Бу аңа игътибар кимүен, яки түбән тәгәрәвен аңлатмый. Алай булса да гаҗәп түгел. Хәтта кояш та бер урында гына тормый, ул я түбәндә була, я күренми тора. Аңа карап кына без кояшны юкка чыккан, я түбән төшкән дип уйламыйбыз бит. Ул һәрвакыт үзе булып кала.
Яңа исемнәрнең беренчелектә булуына гаҗәпләнергә, яки борчылырга кирәкми. Беренчедән, монда авторларның бер гаебе дә юк, алар мондый исемлекне үзләре төземәгән. Икенчедән, бөтен нәрсә үзгәрештә һәм иң яраткан язучыларыгызны да уздырырлык яңа авторлар киләчәк. Шулай булырга тиеш. Бәлки, бүген сез беренчелекне күпсенгән каләм ияләре иртәгә яраткан язучыгызга әверелер. Әдәбиятка алар юкка гына килмәгән бит инде. Һәм мондый исемлеккә дә бер сәбәпсез генә кертелмәгән.
Һәр язучының һәр уңышы өчен сөенергә кирәк, чөнки бу — әдәбиятның да уңышы.