+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иртәгә җәйне үпкәләтмәгез!

1 июнь сынамышларын белегез.  

Иртәгә җәйне үпкәләтмәгез!
Иртәгә җәйне үпкәләтмәгез!

1 июньдә һич кенә дә моңсу, боек булырга ярамый икән. Дуслар. Югыйсә, җәй ачуланып, өч ай буе койма яңгырлар җибәрәчәк.
Иртәгә кечкенә баланы берүзен калдырырга ярамый икән. Аны нидер куркытырга мөмкин, ди.

Иртәгә бары тик юылганнан соң бер тапкыр да киелмәгән чиста киемдә генә йөрегез. Чир-сырхаулар ябышмас.
Эре, кыйммәтле әйберләр алудан иртәгә тыелып торыгыз. Уңышлы булмаска мөмкин.

Уңыш ташлап китмәсен, дисәгез, акчаларыгызны да иртәгә санамасагыз яхшы.
Иртәгә киләчәккә корылган планнар барып чыкмаска мөмкин, кормагыз.

Иртәгә конфликтлар булдырмаска тырышыгыз. Алар конструктив булмаячак, бары тик ачу, күз яшьләре генә алып киләчәк.
Иң яхшысы — 1 июньне көлеп-елмаеп, шат күңел белән үткәрегез!

Фото: Ләйсән Якупова

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: