+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бакчасында хәзинә тапкан!

Балтач кешесе бакча казыганда Екатерина II, Александр I, Александр II, Александр III, Николай I һәм Николай II дәверләренә караган тәңкәләр тапкан.

Бакчасында хәзинә тапкан!
Бакчасында хәзинә тапкан!

Шушы көннәрдә балтачлы бакчасында эшләгәндә иске тәңкәләргә тап булган. Әйе, күпләр бакча казыганда иске тәңкәләр таба. Тик бу очрак андый түгел. Монда бер урында гына дистәгә якын тәңкәләр килеп чыккан.

- Быел бакчаны тузганак басты. Шулардан котылырга уйлап, киртә буйларын да казып чыгарга булдым. Ул тирәне казыган да юк иде. Шулай итеп “рәхәтләнеп” казыганда, җир өстенә ике-өч ниндидер түгәрәк тимер килеп чыкты. Алып карасам, берсе 1814 елгы тәңкә иде. Тагын да юк микән, дип көлеп кенә шул тирәне тирәнрәк казый башладым. Тагын биш-алты тәңкә килеп чыкты. Шунда ниндидер иске чүпрәк кисәкләре дә бар иде. Шул чүпрәккә төрелгән булгандыр да, - диде ул.

Тәңкәләрдәге елларына карасак, балтачлы бакчасында Екатерина II (1764 һәм 1770 елгы 5 тиен), Александр I (1814 елгы 2 тиен), Александр II (1869 елгы 5 тиен, 1876 елгы 1 тиен), Александр III (1883 елгы 3 тиен), Николай I (1841 елгы 1 тиен) һәм Николай II (1897 елгы 1 тиен) дәверләренә караган тәңкәләр тапкан. Шулай ук алар арасында гарәп язулы бер тишек тәңкә дә бар.

Боларның барысы да бер урында булган. Димәк, кемдер һәм кайчандыр аларны бергә җыеп, күмеп куйган булгандыр.

Фото: baltachtan.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: