+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мэр" "Депутат" белән дуслаша алырмы?

Вентиляциягә кысылып калган песинең яңа маҗаралары.

"Мэр" "Депутат" белән дуслаша алырмы?
"Мэр" "Депутат" белән дуслаша алырмы?

Уфада Ферин урамындагы торак йорт фатирының вентиляция каналыннан коткарылган песи яңа гаилә  тапкан.

«Честный репортаж» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, коткару операциясе үткән фатир хуҗасы Регина аны үзенә калдырырга карар итә. Ул яңа дустын ветеринария табибына алып бара, барлык прививкаларны ясата, юа һәм "Мэр" дип атый. Йортта "Депутат" исемле песи дә бар. Бер "парламентта" ике йонлы «чиновник» дуслаша алырмы-юкмы, вакыт күрсәтәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Мэр" бер көн эчендә зур популярлык яулады һәм мәче-мемга әйләнде.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: