+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иртәгә кишер, суган утамагыз!

Сөйгәнегез белән койма янында да утырмаска тырышыгыз. Ни өченме? Хәзер беләбез!  

Иртәгә кишер, суган утамагыз!
Иртәгә кишер, суган утамагыз!

Иртәгә чыкка да кагылмаска тырышыгыз. Авырып китүегез мөмкин икән.
7 июньдә гашыйклар койма янында утырмасын, тиздән аерылышырга мөмкиннәр.

Кызлар, иртәгә битегезне матурлау процедуралары белән мавыкмагыз, нәтиҗә тискәре булырга мөмкин!
Хезмәт урыныгызда эш хакын арттыруны да иртәгә сорамагыз, уңышлы булмаячак. Киресенчә, премиядән колак кагарга мөмкинсез.

7 июньдә җиргә төкерергә ярамый икән. “Өстәгеләр” ачуланып, җәза җибәрергә мөмкин.
Иртәгә дару үләннәре, тамырлары әзерләр өчен яхшы көн.

Кызыклы сынамыш — 7 июньдә кишер белән суганны утамый тору хәерле икән. Бу уңыш яхшы булсын өчен кирәк, ди.

Борынгылар 7 июньдә кара һәм соры төсле киемнәрдә йөрмәскә тырышкан.
Иртәгә ак кием кисәгез, барлык эштә уңыш килергә тиеш.
Сырхау кешегә иртәгә ак кием кидерсәң, ул савыгырга тиеш икән.

Шомырт чәчәкләре беткәнен күрсәгез, урманга гөмбәгә барырга була.
Иртәгә чык күп булса, уңыш яхшы булачак.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: