+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иртәгә ни өчен кунак чакырырга кирәк?

Һәр көнебез — Ходайдан. Аннан башка берни хәл ителмәс. Шуңа борынгылардан калган сынамышларга да ышану-ышанмау һәркемнең үз эше. Ә кемнәргә кызык — 8 июнь сынамышларын укыгыз әле, алар искиткеч!  

Иртәгә ни өчен кунак чакырырга кирәк?
Иртәгә ни өчен кунак чакырырга кирәк?

Элек 8 июньдә кояш баеганнан соң идән себерергә курыкканнар. Бу көнне кичтән идән себерсәң, бар гаиләңә хәвефле авыру җәлеп итәргә мөмкин, дип ышанганнар. Иртәгә кич идәндә калган кечкенә валчыклар бәхет чакырып тора, имеш. Тик иртән аларны себереп, җыештырып куярга онытмагыз!

8 июньдә өй иясенең көче бетеп тора икән. Шуңа иртәгә сак булыгыз. Якыннарыгыз белән талашмагыз, сүзгә килешмәгез. Үпкәләшү бик озакка сузылырга мөмкин.

Иртәгә аеруча кемгәдер начарлык теләүдән тыелыгыз, караңгы уйларны күңелегездән куыгыз. Бу бер дә яхшылыкка китермәячәк.

Иртәгә гаиләдә татулык, матур мөнәсәбәтләр булсын. Тормышыгыз алга китәчәк!

Иртәгә гөлҗимеш куагы янында булырга тырышыгыз. Бу үсемлек көч, сихәт бирер.

8 июньнең тагын бер кызыклы сынамышы — кунак чакыру хуплана. Килгән кунакларга мөмкин булганча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышыгыз. Көтмәгәндә килеп кергәннәренә дә кунакчыл булыгыз. Ел буе иминлектә яшәрсез!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: