+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиренә җиткереп

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор.

Җиренә җиткереп
Җиренә җиткереп
Подъезд алдында тормыш кимчелекләрен тетеп торабыз шулай. Бер күрше сөйли:

– Беркем үз эшен җиренә җиткереп башкармый хәзер, – ди. – Суыткычымны ремонтка биргән идем, бер атна да эшләмәде, тагын ватылды.
– Хатын башы авыртып табибка барды, мин билемә чыдый алмыйча бардым. Икебез дә фәлән меңлек дару төяп кайттык, – дип сөйли икенче күрше. – Кайткач караган идек, икебезгә дә бер үк төрле дарулар язып биргәннәр.


– Нинди дарулар ул? – дип кызыксына өченче күрше, теге санап күрсәткәч, телен шартлатып куя. – Бәй, миңа да шуларны биреп кайтардылар бит. Эч авыртканнан.
Шул рәвешле бик камил генә әңгәмәләшеп торганда, подъезд алдына сәпит белән курьер килеп туктый. Йорт, подъезд санын белешә дә ишек кыңгыравына баса. Минем фатирныкына.
– Сез миңа килгәнсез бит, – дим моңа. – Нәрсә китердегез?
– Сез Фәлән Фәләновамы? – дип бөтенләй таныш түгел исемне атый бу. – Фәләненче фатирдан?
– Фатиры дөрес, – мәйтәм, – тик мин Фәлән Фәләнова түгел. Бу фатирда андый кеше яшәми.
– Монда шулай дип язылган.
– Яхшы. Китаплар алып килдегезме?
– Юк, дәфтәрләр.
– Мин китапларга заказ биргән идем, димәк, ялгышкансыз.
– Ялгышмадым, – ди курьер үз хаклыгына ышанып һәм мине дә ышандырырга тырышып. – Шундый-шундый йорт, шундый фатир.
– Тик мин дәфтәр сорамадым.
– Димәк, сорагансыз, – ди курьер. – Менә бит заказыгыз.
– Анда бит хатын-кыз фамилиясе. Ә мин – ир кеше. Азрак аерма сизәсезме?
 
Күршеләр көлешеп куя. Курьер җитдиләнә.

– Бәлки, хатыныгыз заказ биргәндер.
– Хатынның исеме бүтән.
– Бәлки, кызыгыздыр?
– Кызның фамилиясе бүтән… – Аптыраганнан әйтәм инде моны. Исеме дә, фамилиясе дә туры килми теге кешенең. Тик курьер бирешергә ашыкмый:
– Квартирант тотмыйсызмы?
– Юк.
– Ә урамы нинди соң? – дип сүзгә кушыла күршеләрнең берсе. Курьер кулындагы папкага күз йөртеп ала:
– Ә бу нинди урам?
 
Урам исемен ялгышуын белгәч тә курьер китәргә ашыкмый:

– Сез китапларга заказ биргәнсез бит, – дип миңа төбәлә. – Бәлки, дәфтәрләр дә кирәктер?
Мин баш чайкыйм. Ул баш кага:
– Әйбәт дәфтәрләр, акция белән.
Тәрәзәдән хатынның тавышы ишетелә:
– Нишләп торасың анда, эшеңә соңлыйсың бит.
Мин тиз генә өйдән урап чыгам. Такси чакырам. Такси биш минуттан килергә тиеш. Ун минут уза. Яңаны чакырам. Ул бер сәгатьтән генә бушаячак икән. Өченче номерны җыям. Ул өч минуттан килергә вәгъдә бирә дә унбиш минуттан килеп җитә. Машинага кереп утыруга телефон шалтырый:
– Такси чакырган идегезме?
– Гафу итегез, биш минут узды, ә сез килмәдегез.
 
Трубканы куеп каешны эләктерүгә тагын телефон:
– Такси чакырган идегез…
Мин сүзне өзәм, тик шундук тагын шалтырый:
– Сезне шундый-шундый автомобиль көтә, – ди робот тавышы.
Мин телефонны сүндереп куям да җайлап урнашам. Юкка гына икән. Подъезд алдыннан кузгалып берничә адым китүгә машина сүнә. Таксист озак кына ачкычын боргалый. Мин көтәм. Ахырда аккумуляторы утыра. Ул зарланып куя:
– Өр-яңа аккумулятор бит! Машинаны да яңа гына сервиска кертеп чыгарган идем.
Мин гафу үтенеп, аны калдырам. Үзебезнең йорт янында торган таксины күреп йөгерә башлыйм. Яңа гына сатып алынган туфлинең үкчәсе чыгып оча. Мин асфальтка барып төшәм.
 
Әйбәтлеккә кия торган кәчтүмнең җиңе умырылып төшә. Торып басам да туфлиләрне кулга тотып тагын йөгерергә керешәм. Такси кузгалып китә. Мин аның артыннан йөгерәм. Туктый. Кереп утырам.
– Зинһар, тизрәк. Эшкә соңга калдым.
Ул артыгын сөйләнми генә газга баса. Мин киемнәремне тәртипкә китерергә тырышам.
– Килеп җиттек.
 
Мин түлим дә төшәм. Ул кузгалып китә. Шайтан алгыры! Әллә кайда ташлап калдырган бит. Димәк, мин чакырган такси булмаган, дип нәтиҗә ясыйм. Тукталышка чыгып басам. Кирәкле автобус биш минут саен йөри икән. Шулай дип язылган. Ярты сәгать көткәч, теге язуны тагын бер кат барып карыйм. Дөрес. Ниһаять, автобус килә. Кереп утырам. Акчамны түлим. Ике-өч тукталыш үткәч, йөртүче сөрән сала:
 
– Хөрмәтле пассажирлар, техник сәбәпләр аркасында гаражга кадәр генә барабыз.
Эшкә соңладым. Киемнәрне булса да алыштырып чыгарга кирәк. Мин үзебезнең йорт янында төшеп калам. Подъезд янында ирләр гәпләшеп тора. Алар янына җитүгә теге курьер килеп җитә. Мине күргәч, елмаеп җибәрә:
– Карагыз әле, бәлки, сез заказ биргән­сездер? – ди, үтенеч тулы күзләрен миңа төбәп. – Теге адреста да булмады бит.
Мин аңа ачулы караш ташлыйм да йомшара төшәм. Йончыган, бахыр. Бу да үзем кебек бер бәндә бит инде: башкалар үз эшен җиренә җиткереп башкармаган өчен, үз эшен җиренә җиткереп башкара алмыйча йөри.
– Китерегез, – дим.
– Мәгез, – дип балкый ул. – Фәлән сум.
Мин алам. Түлим. Фатирга кергәч, балконга чыгам. Урамга күз салам. Кешеләр ашыгалар. Күзләренә ак-кара күренми. Юк, бу дәрәҗәдә ашыгып эшләп тә, яшәп тә булмый торгандыр. Болар да нәкъ минем шикелле кешеләрдер. Бүтәннәр үз эшен җиренә җиткереп башкармаган өчен тормыш тирәли әйләнеп йөрүчеләр…

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: