+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәхнәдән күлгә сикергән!

Тамашачы өстенә сикермәгән бит! Халыкка ошаганмы соң?

Сәхнәдән күлгә сикергән!
Сәхнәдән күлгә сикергән!

Хәзерге заман җырчылары җырлап кына түгел, сикереп тә халыкны үзенә карата. Яшьләр - тамашачы залына, урта буын - суга...

Фирдүс тә яшьрәк чакта залдагы утыргычлар рәте өстеннән йөгереп уза иде, хәзер йомшак сулы күлгә генә сикерә.

Татарстандагы бер сабантуй күл буенда узган. “Анда тирәнме?” – дип сораган Фирдүс тамашачыдан. “2 метр”, дигәннәр аңа. “Буада сикереп тә, мине исерек диделәр. Мин әле айнык. Әйдәгез авылча су кереп алабыз. Слабо?” – дип тә бетергән, сикергән дә Тямай.

– Ахырда күлгә сикердем. Шундый рәхәт булып китте. Бөтен ару бетте. Рәхмәт сезгә, мине зурлаганыгыз, җырларымны тыңлаганыгыз өчен. Әле яшьләр җырларымны тыңламас дип уйлаган идем. Сабантуйлардан соң тагын иҗат итү теләге уянып китте. Тагын җырлар язарбыз. Бик күп яшьләр җырларны тыңлый, бииләр, – дип тамашачысына рәхмәт сүзләре җиткерә Фирдүс Тямаев.

Тагын салып куйган носкиен эзләп тә мәрәкә кылган. Кызык!

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: