+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иртәгә... су кызларыннан сакланыгыз!

Кошларга күбрәк карарга тырышыгыз! 15 июнь сынамышлары ниләр вәгъдә итә?

Иртәгә... су кызларыннан сакланыгыз!
Иртәгә... су кызларыннан сакланыгыз!

 

Гүзәл затлар иртәгә өй җыештырырга теләсә, себерке белән тузан суырткычка тотынмасын. Иртәгә дымлы җыештыру оештыру хәерле. Бу очракта тормыштан иминлек китмәячәк.

Иртәгә тимер бизәнгечләр дә такмау хәерле икән. Тормышка авырлыклар килүне кисәтү өчен.


Иртәгә моңсуланырга, яшь түгәргә, дөньядан киткән якыннарны уйлап сагышка чумарга ярамый. Алар белән булган күңелле мизгелләрне генә искә алып, көлеп-елмаеп алу яхшы булыр.

15 июньдә елга-күлләрдә су коенудан тыелып торыгыз. Су кызлары иртәгә бик актив икән, имеш. Ачык сулыкларда кер дә чайкамагыз.


Бәби көткән гүзәл затлар иртәгә кибеткә бармасын. Бу эшне башка кешегә кушарга кирәк. Болай иткәндә бәби җитлегеп, сәламәт булып дөньяга килер.


15 июньдә начар уйларга бирелергә ярамый. Начарлык тормышка килергә мөмкин. Позитив уйларда булыгыз.
Кызлар, иртәгә көзге алдында артык бөтерелмәгез. Матурлык сакланыр.

 

Өйдән чыкканда иртәгә турыга гына карарга тырышыгыз. Як-якка бик каранмагыз. Тормыш юлларыгыз гел туры, имин булыр!


Иртәгә һавадагы кошларга игътибар итегез. Күпме кош күрәсез, ел дәвамында шулкадәр яхшы яңалыклар ишетергә әзер булыгыз!

15 июньдә туган кешеләр ачык күңелле, көлеп-елмаеп, күңел ачып яшәргә ярата. Аларга игътибар үзәгендә булу килешә. Опал ташы бәхет китерә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: