-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җәйге челлә якынлаша

Салкын һәм яңгырлы көннәрдән соң Башкортстанга эсселек килә. Синоптиклар фаразлавынча, Уфага янә эссе һәм коры һава торышы якынлаша, ә июльнең беренче атнасында термометр баганалары +32 градуска кадәр күтәреләчәк. Уфа Фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ) хезмәткәре, вузара кампус резиденты, эксперт Алексей Елизарьев җәйге эсседән ничек саклану турында берничә гади киңәш бирә.

Җәйге челлә якынлаша
Җәйге челлә якынлаша

Белгеч фикеренчә, кояшның максималь активлыгы 10:00дән 16:00гә кадәрге чорга туры килә, шуңа күрә бу вакытны бүлмәдә яисә күләгәдә үткәрү яхшырак булачак. Кояштан саклану чарасын урамга чыгуга 15 минут калгач кулланырга кирәк. Эссе вакытта җиңел, ачык, табигый тукымалы киемнәр кию яхшырак. Өйдән чыкканда баш киеме кияргә һәм үзең белән бер шешә су алырга кирәк.

- Беренчедән, су балансы турында кайгыртыгыз. Кофе, кара чәй, шикәрле эчемлекләрне - азрак, ә газсыз минераль су, морс, лимонлы су, салкын яшел чәйләрне күбрәк эчегез. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә, майсыз иткә яисә балыкка, әче сөт ризыкларына, салкын шулпаларга (мәсәлән, окрошкага) өстенлек бирегез. Төп принцип - еш һәм аз-азлап ашау, - дип аңлатты Алексей Елизарьев.

Кояш сукса, нишләргә?

Кояш сугуның беренче билгеләре: бит кызара, нык итеп баш авырта, күз аллары караңгылана, беркадәр вакыттан соң күңел болганырга, баш әйләнергә, тын алуы авырлашырга мөмкин.

Мондый чакта хәле начарайган кешене тизрәк күләгәгә яисә салкынча урынга алып керегез. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга, чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су бөркегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай тирәсенә салкын компресслар куярга кирәк. Авыру аңында булса, аңа күп итеп су эчерегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны чалкан яткыра күрмәгез, кырый белән салыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Әлбәттә, мондый хәл килеп чыкмасын өчен эссе көннәрдә яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормаска тырышыгыз. Бигрәк тә балаларга игътибарлы булу кирәк, чөнки аларга эссе аеруча тиз каба.

Фото: автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: