+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тамара Глоба июльдә кемнәргә уңыш фаразлаган?

Билгеле астрологның сүзләре аеруча өч билге вәкилен сөендерергә тиеш.

Тамара Глоба июльдә кемнәргә уңыш фаразлаган?
Тамара Глоба июльдә кемнәргә уңыш фаразлаган?

 

Тамара Глоба киңәше буенча, түбәндәге даталарда һәркемгә аеруча игътибарлы булырга кирәк:
2 июльнең беренче яртысы,
4 июльдән 5 июльгә каршы төндә,
12 июльдән 16 июльгә кадәрге чорда,
19 июльнең беренче яртысы,
25 июль,
29 июльнең кичендә һәм 30 июльнең беренче яртысында.

Шулай ук белгеч фикеренчә, июльдә йолдызнамәнең өч билгесе финанс өлкәсендә күптән көтелгән уңыш алачак. Бу, үз чиратында, табыш үсешенә китерәчәк.

Кысланың актив планлаштыру чоры башланган. Билге вәкилләре алдында яңа мөмкинлекләр ачылачак, аларны дөрес куллану өчен киләчәккә эш итүнең тулы алгоритмын эшләргә кирәк булачак. Шулай ук июль аенда бу билге астында туганнар яхшы акча эшли алачак, дип саный астролог.

Чаяннар өчен фараз шәхси эш белән бәйле уңыш вәгъдә итә. Билге вәкилләрен мәхәббәт һәм ярдәм көтә. Шулай ук алар профессиональ уңышларга ирешә алачак, июльнең беренче яртысында Чаяннарга яхшы табыш киләчәк. Бу чор сәнгать белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча уңышлы булачак (рәсем сәнгате, скульптура яки язу осталыгы булсынмы).

Балыклар июль аенда “икеле-микеле” хәлдә булачак, ди Тамара Глоба. Бер яктан, алар алдында карьера белән бәйле яңа перспективалар ачылачак. Балыклар интеллектуаль һәм иҗади хезмәт турында күп тәкъдимнәр алачак. Икенче яктан, июльнең икенче декадасыннан хәл киеренкерәк булачак: билге вәкилләрен эштә үзгәрешләр көтә, шулай ук юлда аеруча игътибарлы булырга кирәк икән.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: