+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алдагы атна ниләр вәгъдә итә?

15-21 июльгә йолдызнамә белән танышыгыз.  

Алдагы атна ниләр вәгъдә итә?
Алдагы атна ниләр вәгъдә итә?

Кучкар. Шикле эшләргә тотынмавың хәерле. Мәгълүмат азлыгы комачауларга мөмкин. Хезмәт батырлыклары күрсәтер өчен яхшы атна көтелә. Сәламәтлегеңә игътибарлы бул.

Үгезбозау. Көтелмәгән очрашулар булачак. Яхшы яңалыклар ишетерсең. Интуицияңә таян. Көнләшүчеләрдән сак бул. Иске бер дусның ике яңасыннан яхшырак икәнен онытма.

 

Игезәкләр. Озайлы планнар корыр вакыт җитте. Җитди карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Романтик мавыгу булып алырга мөмкин. Бу атнаны озак хәтереңдә сакларсың.

Кысла. Юкка-барга борчылма, сәламәтлегеңне кайгырт. Үзгәрешләрдән курыкма. Карарларны уйлап кабул ит, зирәклегеңә таян.

 

Арыслан. Күпләп акча туздырудан тыелып тор. Бурычка да бирмә. Шәхси тормышыңны җайга салыр өчен уңайлы көннәр килә. Уңышлы танышулар көтелә.

Кыз. Кояш астында үз урыныңны яулау өчен нәкъ бу атнада көрәшә аласың. Кыю, тәвәккәл бул. Дулкынланып алырга да туры киләчәк, тик кайгырма, йолдызлар синең яклы!

 

Бизмән. Сиңа ял итәргә кирәк. Матурлану, сәламәтлекне яхшырту белән шөгыльләнү хәерле булыр. Куйган максатларыңа ирешә алырсың.

Чаян. Серләреңне кемгәдер бик сөйлисең килсә дә, бу көннәрдә аларны үзеңдә генә саклавың яхшы булыр. Сөйгәнеңә ышан, көнләп бимазалама. Юкка-барга күңелеңне төшермә, сине яраталар!

 

Укчы. Бертөрлелекне һәм күңелсез көннәрне тормышыңнан озатырга кирәк булыр. Бу атнада романтикага бирелеп алсаң, бүләкләр ясасаң була. Иҗади карашыңны эшкә җиксәң, матур мизгелләр көтә үзеңне!

Кәҗәмөгез. Сүзеңне үлчәп сөйләргә кирәк булыр. Уйламыйча әйтелгән сүзләр күңелсезлекләр җәлеп итәргә мөмкин. Хезмәт чәмең югары бәяләнер, бу сине яңа уңышларга канатландырыр.

 

Сукояр. Гади булып күренүдән курыкма. Күңелеңдәгене бик яшереп бармасаң, сине яхшырак аңларлар. Игътибар үзәгендә булырсың. Кунаклар килүе яисә үзеңнең кунакка чакырылуың ихтимал.

Балык. Тормышыңда гармония һәм мәхәббәт хөкем сөрәчәк. Яңа танышулар җитди бәйләнешләргә әйләнергә мөмкин. Якыннарыңа ярдәм ит. Юмарт бул, юмартлыгың үзеңә икеләтә кайтыр.

 

Дежур астролог Ләйсән Нур-Йолдыз.

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: