+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаева оятка калган

Тагын ни булган инде?!

Гөлназ Асаева оятка калган
Гөлназ Асаева оятка калган

Җырчы Татарстанда юбилейда чыгыш ясаганда уңайсыз хәлдә калган. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли.

«Оятка калмасам, мин булмыйм инде. Мин Арчага юбилейда чыгыш ясарга килдем. Юбилярның исеме Гөлнара дип уйладым. Мин аны беләм, әмма йөзен әллә онытканмын инде, тик алар юбиляр белән бик охшаган иде. Алар бертуган икән. Мин банкет буе «Гөлнара апа, Гөлнара апа», дим. Юбилярның исеме Әлфирә апа булып чыкты. Оят булды. Мин Гөлнара апаны котларга баруыма тулысынча ышанган идем», – ди җырчы.

«Саубуллашу» җырын башкарганда да ул:«Аерылу Гөлнара ападан бигрәк авыр, авыр икән», – дип җырлаган да әле.

Вәт кызык булган...

Фото: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: