+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сиринә Зәйнетдинова борынын "ясаткан"мы?

"Ясалган" кызлар заманында ул берүзе генә "ясалмаган" булып торып калмас инде.

Сиринә Зәйнетдинова борынын "ясаткан"мы?
Сиринә Зәйнетдинова борынын "ясаткан"мы?

Җырчының виртуаль дуслары аңа шушы һәм башка сорауларны юллаган.

- Иң кыйбатлы сәхнә күлмәгегез күпме тора?

- 70 мең.

- Сез продюсер белән эшлисезме?

- Әйе.

- Сиринә, аз гына ябыгырга җыенмыйсызмы?

- Кадерлеләрем, ярап булмас, күрәсең. Кайсыгыз: «Ябыкма, сиңа килешә», – ди. «Ябык», – дип әйтүчеләре дә бар. «Теш араңны яптыр», – диючеләр дә, «Яптырма», – диючеләр дә бар. «Елмаюга таныйбыз, синең «изюминкаң», – диләр.

- Сезнең борыныгыз ясалган ахры. Майкл Джексонныкына охшаган.

- Ай, үләм. Минем борыным ямьсезмени? Ясалмаган! Тумыштан шундый.

Фото: Сиринә Зәйнетдинованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: