+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
30 сентябрь 2024, 04:36

Дүртәү мунча керсәгез, эш харап!

Бүген алай итмәгез. 30 сентябрь сынамышлары шулай куша.  

Дүртәү мунча керсәгез, эш харап!Дүртәү мунча керсәгез, эш харап!
Дүртәү мунча керсәгез, эш харап!

Халыкта элек 30 сентябрь “Ышаныч, өмет, мәхәббәт көне” дип йөртелгән. Шуңа аны дөрес үткәрүгә игътибар бүлгәннәр.

Бүген дүрт кешенең бергә мунча керүе, чабынуы хупланмый икән, бу гаилә әгъзалары арасында зур тавыш чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

Ә гүзәл затлар бүген туйганчы күз яшьләрен түксә, ел буе еламаска тиешләр.
Бүген туган кешеләр туган көннәрен өч көн бәйрәм итсен.

30 сентябрь — сихер-бозымнан котылу өчен яхшы көн, диләр. Бүген, шулай ук, хатын-кыз авыруларын дәвалау да нәтиҗәле булырга тиеш.

Кияүгә чыкмаган кызларның бүген “бөек мәхәббәт” белән очрашу ихтималы бик зур! Шуңа бу көнне өйдә бикләнеп утырмасыннар.

Һәркемгә бүгенге көн уңышлар китерсен!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас