4 октябрьдә эш урынында талашу, кем беләндер конфликтка керү һич ярамый. Иртәгә җитәкчесенә ихтирамсызлык күрсәткән хезмәткәрнең эшләре кирегә китәчәк, ә хезмәткәрләрен рәнҗеткән җитәкчене зур финанс проблемалары көтә. Шуңа иртәгә эмоцияләрегезне йөгәнләргә әзер булыгыз. Кайнасагыз да, эчтән генә кайнарга кирәк булыр.
Иртәгә ялкаулыкны якын җибәрмәгез! 4 октябрьдә эшсез утырырга ярамый. Югыйсә, барлык хезмәтегезнең нәтиҗәсе юкка чыгарга мөмкин.
Иртәгә һәркемгә дустанә мөнәсәбәттә, ягымлы булырга тырышыгыз. Бу сезгә баерга ярдәм итәр. Акчалар тиз һәм җиңел киләчәк. Ләкин бу акчаларны “кара көнгә” сакларга куймагыз. Югыйсә, ул көн тиз килеп җитәр. Иң яхшысы — җиңел кергән акчаларны җиңел генә туздыру. Күптән күңелегез теләгән әйбер сатып алыгыз.
Иртәгә төштән соң хатын-кызлар ялгызы гына урманга бармасын. “Кара көчләр” алар белән бәйләнешкә керергә мөмкин икән.
4 октябрьдә чит кешенең аяк киемен кимәгез! Киеп тә карамагыз. Аяк киеме кибетенә дә кермәвегез хәерле. Кеше кигән аяк киеме аша аның чир-сырхаулары күчү ихтималы бар.
4 октябрь сынамышлары:
Иртәгәге һава торышы үзгәрмичә дүрт атна торачак.
4 октябрьдә көн аяз, ә җил төньяк-көнчыгыштан иссә, салкын кыш көтегез.
Гөмбә аз, ә чикләвек күп булса, карлы кыш киләчәк.