69 яшьлек пенсионер 21 чакрым озынлыкка йөгерү буенча ярышларда катнаша. Бәйге барышында аның 10 килограммга ябыгуы ачыклана. Әлеге күрсәткеч республикада беренче тапкыр теркәлгән.
“Дагстан” телеканалы хәбәр итүенчә, әлеге ирнең кыска гына вакыт эчендә шулкадәр авырлык ташлавы беренче тапкыр гына түгел. Элегрәк үткән бер ярышта ул 5 сәгатьтә 9,3 килограмм авырлыгын югалта. Әйтергә кирәк, әлеге рекордны кабатларга күпләр тырыша, әмма моңа беркем дә ирешә алмый.