Борынгы сынамышлар буенча, 5 октябрьнең төп символы — усак агачы. Искә алганыгыз бармы, усак яфракларының төзелеше шундый, алар аз гына җилдән дә калтырана башлый. Шуңа халык бу агачны бик сизгер дип санаган. Ул бәла-казадан котылырга, авыртуны басарга, “кара көчләр”не куарга ярдәм итә икән, имеш. 5 октябрьдә җир өстенә “кара көчләр” йөрергә чыга дип санаганнар һәм бу көнне усак ботакларын коймаларга, капкага, өйнең төрле почмакларына куеп чыкканнар.
5 октябрьдә иске себеркеләрне яндырмаганнар. Аның көле белән гаилә бәхете дә җилгә очарга мөмкин, дип ышанганнар.
Бәла-казалар җәлеп итәргә теләмәсәгез, иртәгә кырмыска оясын туздыра күрмәгез, җилне тиргәмәгез, җилгә карап сүгенмәгез, җиргә таяк яисә чыбыркы белән сукмагыз.
5 октябрьдә төшкә кадәр йоклаучыларны якын киләчәктә йокысызлык һәм финанс проблемалары көтә икән.
Ә менә чит кешенең урын-җиренә ятсаң, аның чир-сырхаулары күчәргә мөмкин, имеш.
5 октябрьнең байлык вәгъдә итүче бер яхшы сынамышы да бар. Иртәгә башыгызга чыршы күркәсе килеп төшсә, тиздән баерга әзер булыгыз!
5 октябрь сынамышлары:
Шомырт яфраклары коелып бетсә — тиздән кыш башлана.
Пәрәвезләр очса — көз әле озак торачак.
Каенда яфраклар күп калган булса — кар соң ятачак.
Нарат күркәләре аз икән — кыш йомшак һәм карлы булачак.